Мөфти Камил хәзрәт Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте делегациясен кабул итте

04 май 2026 ел 11:35
Мөфти Камил хәзрәт Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте делегациясен кабул итте

Бүген, зөлкагъдә аеның 17нче көнендә (4нче майда), Нәзарәттә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе белән очрашты. Очрашуда шулай ук Мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Хәләл стандарт комитеты рәисе Габбас хәзрәт Шляпошников һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов катнашты.

Хөрмәтле кунаклар Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте белән тәҗрибә уртаклашу, хезмәттәшлек алып бару мөмкинлекләре хакында фикер алышу, шулай ук мөфтиятләр арасында багланышлар урнаштыру өчен килде. Аларга Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең күпкырлы эшчәнлеге, Татарстан белем бирү учреждениеләре һ.б. турында сөйләделәр. Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе белән хезмәттәшлек итү һәм аны тәмамлаучыларны үз төбәкләрендә имам булып эшләү өчен җәлеп итү белән кызыксынуларын җиткерде. Очрашуда хәләл индустрияне үстерүгә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты казанышларына һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды эшчәнлегенә аерым игътибар бирелде.

Очрашу йомгаклары буенча кунаклар Татарстан мөфтиятенең «Зәкят» хәйрия фонды һәм «Хәләл» стандарты буенча комитеты офисларында булды һәм эшчәнлекне үз күзләре белән күрде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы