Урыссуда “Халисә” VII Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесе узды

02 май 2026 ел 18:25
Урыссуда “Халисә” VII Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесе узды

Бүген, зөлкагъдә аеның 15нче көнендә (2нче майда), Урыссу бистәсендә хатын-кызлар арасында “Халисә” VII Россиякүләм Коръән укучылар ачык бәйгесенең финалы узды. Конкурс Мәрданшиннар гаиләсе башлангычы белән Татарстан мөфтияте, көньяк-көнчыгыш төбәге казыяте һәм Ютазы муниципаль районы, мөселман хәйриячеләре ярдәме белән оештырылды.

Бәйгедә барлыгы 70тән артык хатын-кыз катнашты. Сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча, финалга 28 катнашучы чыкты.

Катнашучылар төрле шәһәрләрдән һәм төбәкләрдән: Казан, Новосибирск, Подольск шәһәрләреннән, шулай ук Удмуртия, Башкортстан республикаларыннан, Пенза өлкәсеннән һәм Татарстанның төрле районнарыннан килде.

Катнашучылар түбәндәге номинацияләрдә көч сынашты:

Коръәннең 3 (28-30) җүзен яттан белү (14 яшькә кадәргеләр);

Коръәннең 3 (28-30) җүзен яттан белү (14 яшьтән өлкәнрәкләр);

Коръәннең 10 (21-30) җүзен яттан белү;

Коръәнне тулысынча яттан белү.

Һәр номинациядә җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр, шул исәптән гомрәгә ике юллама, шулай ук дипломнар алды.

Конкурста катнашучыларга сәламләү сүзләре белән Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Һашимова, Ютазы муниципаль районы башлыгы Аяз Шәфигуллин, Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин, Казан ислам университетының Коръән-хафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе Габдерәшит хәзрәт Фәизов һ.б. мөрәҗәгать итте.

Конкурсны оештыручылар иганәчеләргә һәм чараны уздыруга өлеш керткән һәр кешегә ихлас рәхмәтләрен җиткерә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы