Казанның Яңа бистә зиратында Остазларны искә алу көне узды

02 май 2026 ел 13:44
Казанның Яңа бистә зиратында Остазларны искә алу көне узды

Бүген, зөлкагъдә аеның 15нче көнендә (2нче майда), мөселман дин эшлеклеләре, мөгаллимнәр, шәкертләр, татар зыялылары күркәм гадәт буенча Казанның Яңа бистә зиратына җыелды – биредә Остазларны искә алу көне үтте.

Быел әлеге чара “Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы 2026” статусы кысаларында үтте.

Остазларны искә алу көненә килүчеләрне Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин каршы алды – дога кылу мәрасиме нәкъ менә аның башлангычы белән ел саен 2нче май көнне 1998нче елдан бирле үткәрелә: ул искә алу көненең программасын һәм каберлекләр картасын төзүче дә.

Татарстан Мөфтие исеменнән барлык җыелучыларны аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов сәламләде.

Искә алу көнендә катнашучылар тарихта тирән эз калдырган күренекле дин әһелләре һәм галимнәр – Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан Баруди, Әхмәтһади Максуди, Шәйхелислам Хәмиди, шулай ук совет чорында ислам динен саклау һәм тарату өчен зур өлеш керткән шәхесләр – Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин, Габделхак хәзрәт Саматов, Зәкәрия хәзрәт Минвәлиев, Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәк, татар зыялылары – Миркасыйм Госманов, Илһам Шакиров, Туфан Миңнуллин, Хәсән Туфан һ.б. кабере янында Коръән укып дога кылды.

Соңыннан Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә Коръән ашы узды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Остазларны искә алу көне алдыннан зиратта өмә үткәрелде. Татарстан мөфтияте, имамнар, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә коллективы зират мәйданының шактый зур өлешен тәртипкә китерде. Алар каберлекләрне чүп-чардан, кипкән үләннәрдән һәм корыган агач-куаклардан аралады, аллеяларны себереп җыештырды, кабер ташларын чистартты.

Якынча исәпләүләр буенча, Яңа бистә зиратында 100гә якын мөселман дин әһеле, мәгърифәтче һәм галим җирләнгән.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы