Бүген, зөлкагъдә аеның 15нче көнендә (2нче майда), Ютазы районы Яссы Тугай авылында тантаналы төстә “Тугай” мәчете ачылды.
Мәчет ачу тантанасында зур дәрәҗәгә ия кунаклар катнашты: Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Һашимова, Ютазы муниципаль районы башлыгы Аяз Шәфигуллин, Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин, авыл җирлеге башлыгы Җәлил Хөснетдинов, шулай ук дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, район аксакаллары, күрше-тирә район мөхтәсибләре, авыл халкы, төзелеш эшләрен алып баручылар һәм хәйриячеләр.
Күркәм гадәт буенча, мәчетнең тантаналы ачылышы Коръән аятьләре уку белән башланды.
Аннары Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин әлеге истәлекле вакыйгада катнашучыларны сәламләп, мәчетләрнең мөселман кешесе тормышындагы әһәмияте һәм мәчет төзүнең фазыйләтләре турында сөйләде. Мөфти хәзрәт әлеге мәчет төзелешенә өлеш керткән һәркемгә ихлас рәхмәтен белдерде һәм ТР мөселманнары Диния Нәзарәтенең рәхмәт хатларын тапшырды. Аерым рәхмәт сүзләре “Уңыш” ҖЧҖ директоры Айнур Әхмәдиевка, “Коннект Ойл” ҖЧҖ директоры Илгиз Галиевка, шулай ук Эргаш Гаиповка, Рафис Ильясовка һәм Рәмис Галиевка җиткерелде.
Мәчет төзелеше 2025нче елның сентябрендә башланды. Бинаны төзү өчен керамзит-бетон блоклар һәм кирпеч кулланылган. Мәчет 75 квадрат метр мәйданлы, 50-60 кешегә исәпләнгән бер катлы бинадан гыйбарәт. Мәхәллә халкына уңайлы булсын өчен, мәчет заман таләпләренә җавап бирерлек тәһарәтханә белән җиһазландырылган. Бина барлык инженерлык коммуникацияләренә тоташтырылган: котельная бар, су һәм электр кертелгән. Якын киләчәктә газга тоташтыру көтелә, хәзерге вакытта бина электр белән җылытыла.
Киләсе яңа уку елыннан мәчеттә дәресләрне башлап җибәрү һәм Рамазан аенда ифтарлар үткәрү ниятләнә.
Хәзерге вакытта Ютазы районында, бүгенге ачылган мәчетне дә кертеп, 14 мәчет эшли.














