Мөфти Камил хәзрәт эш сәфәре белән Балтач районында булды

30 апрель 2026 ел 14:01
Мөфти Камил хәзрәт эш сәфәре белән Балтач районында булды

Бүген, зөлкагъдә аеның 13нче көнендә (30нчы апрельдә), Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин Балтач мөхтәсибәтендә булды.

Эш сәфәре кысаларында Мөфти Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин белән очрашу үткәрде. Очрашуда шулай ук Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашты. Әңгәмә барышында җитәкчеләр мөхтәсибәтнең җирле хакимият белән багланышлары, мәхәлләләр эшчәнлеге һәм башка актуаль темалар буенча фикер алышты.

Аннары районның Яңгул урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Әхлак – иман көзгесе” темасына әхлак дәресләре укытучыларының семинары һәм әхлак дәресләре үткәрелде. Мәгълүм булганча, Балтач районы мәктәпләрендә әхлак дәресләре Нәзарәтнең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев башлангычы һәм тырышлыгы белән гамәлгә куелды.

Шуннан соң Балтач Үзәк мәчетендә Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсенең Балтач структур бүлекчәсе шәкертләренең чыгарылыш кичәсе булды. Көндезге-читтән торып уку бүлеген тәмамлаган 35 шәкерт Мөфти Камил хәзрәт кулыннан урта һөнәри белем үзләштерү хакында диплом алды. Чыгарылыш шәкертләрен сәламләп, ул галим әл-Багдади сүзләрен китерде:

–  Гыйлем Аллаһтан сөекле Пәйгамбәребезгә ﷺ, ә аңардан – аның сәхабәләренә, ә алардан – тәбигыйннарга, алардан – имамыбыз Әбү Хәнифәгә тапшырылган, ә ул аны үзенең укучыларына биргән. Теләгән кеше моның белән килешә. Теләмәгән кешегә шуңа буйсынырга туры киләчәк. Хаклык аннан гына үзгәрми.

Чыгарылыш шәкертләре географиясе Татарстан Республикасының Балтач һәм Арча районнарын, шулай ук Киров өлкәсенең Малмыж районын үз эченә ала. Мәдрәсәнең структур бүлекчәсендә дүрт курста 146 шәкерт белем ала, күп кенә чыгарылыш укучылары имамнар, имам ярдәмчеләре, мөәзиннәр һәм мәчет каршындагы курсларда мөгаллимнәр булып эшли.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы