Зөлкагъдә аеның 7нче көнендә (24нче апрельдә), Г.Камал ис. театр бинасында Халыкара Изге Коръән премиясе узды. Тантана кысаларында тамашачыларга дөньяның төрле почмакларыннан җыелган иң яхшы Коръән укучыларның бәйге финалына узган чыгышлары тәкъдим ителде. Әлеге чара “Казан – Ислам дөньясының мәдәни башкаласы” статусы кысаларында үтте.
Бәйгене Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгы ярдәме белән Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Катар дәүләтенең Вакыфлар һәм ислам эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте оештырды.
Конкурста катнашучыларны һәм тамашачыларны РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов сәламләде.
Тантана кысаларында тамашачылар мәңгелек гомумкешелек кыйммәтләренә багышланган театральләштерелгән күренешнең шаһитләре булды. Спектакль Татарстан башкаласының үзенчәлеген һәм аның ислам цивилизациясе белән күпгасырлык багланышларын ассызыклады, шәһәрнең тарихи һәм рухи әһәмиятен ачып бирде. Программада шулай ук Казан балалар филармониясе, Марсель Вәгыйзов, Марат Галимов, Рөстәм Хөсәенов һәм башка иҗат коллективлары чыгышлары яңгырады.
Ләкин тантана барышында иң мөһим чыгышлар бәйге финалистларыныкы булды: Катардан – Абдулла Хәмәд Сәлим Хәмәд Әбү Шәридә; Индонезиядән – Гыймран Әл Кәрим; Малайзиядән – Мөхәммәд Йосыф ибне Кассим; Йәмәннән – Мәхмүд Таха Сәид Мүкбил; Үзбәкстаннан – Низаметдин Шөһрәт улы Исмәгыйлев. Алар сайлап алу этабында иң көчлеләр дип табылды: бәйгедә дөньяның 30дан артык иленнән вәкилләр катнашты, шул исәптән Россиянең 7 төбәгеннән 15 хафиз бар иде. Конкурс йомгаклары буенча, беренче урынны Индонезиядән килгән Коръән укучы алды, икенче урында – Йәмән вәкиле, өченче урында – Малайзия катнашучысы.
Жюри составына зур абруйга ия белгечләр керде: д-р Садыйк Мөхәммәд Абдуллаһ Али – жюри рәисе, Йәмән Коръән укучы шәехләр ассоциациясе Баш сәркатибе; Фәтхулла Вахи әд-Дин Карнини – Коръән укучылар институты фонды рәисе (Индонезия); д-р Абдалла Таха Мөхәммәд Сарбил – Коръән тәфсире һәм ислам фәннәре өлкәсендә фәлсәфә докторы (Иордания); д-р Мәэмүн Шәгъбан Хәлил әр-Рави – Коръән хифзы буенча 10 кыйраәт белгече, Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ нәсел дәвамчысы, халыкара Коръән бәйгеләрендә жюри рәисе, Татарстан мөфтиятенең кулъязма Коръәнен әзерләү буенча Комиссия җитәкчесе, Дубай Әмиренең (БГӘ) Коръән әзерләү комиссиясе рәисе; Ислам хәзрәт Кожевников – Коръән хафиз, РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең Халыкара департаменты җитәкчесе урынбасары.
Камал театры фойесында бәйге башланганчы Изге Коръән иңүгә, язылуга һәм аның гасырлар дәвамында саклануына багышланган экспозиция эшләде. Күргәзмәдә Коръәннең кулъязма традициясе, басма Коръән һәм Казан басмасы шрифты, Коръән тәфсирләре, Коръән белән бәйле ювелирлык традицияләре турында сөйләүче төрле экспонатлар һәм башка уникаль артефактлар бар иде.




















