Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында дөньякүләм «Татарча диктант» акциясе узды

24 апрель 2026 ел 13:29
Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында дөньякүләм «Татарча диктант» акциясе узды

Бүген – 24 апрельдә Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында дөньякүләм «Татарча диктант» акциясе узды. Чарада катнашкан студентлар һәм хезмәткәрләр татар теленнән белемнәрен сынап карый алды.

2026 ел татар дөньясы өчен Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан Габдулла Тукай елы дип игълан ителде. Шул уңайдан агымдагы елның 24-26 апрель көннәрендә Дөньякүләм «Татарча диктант» белем тикшерү акциясе унберенче тапкыр уздырыла. Ул бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланды.  

Диктант тексты өчен бөек шагыйребез Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыре һәм «Бәхет» әсәреннән өзекләр тәкъдим ителде. Аны Россия ислам институтында татар теле hәм милли мәдәният кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Батыршина, ә КИУның Госман ибне Гаффан исемендеге Коръән хафизлар әзерләү үзәгендә текстны кафедра мөдире, доцент Венера Гарипова-Хәсәншина укыды.

Россия ислам институты ректоры Рафыйк хәзрәт Мөхәммәтшин, катнашучыларны сәламләп, бу чара турында фикерен җиткерде:

– Сезгә, әлеге дөньякүләм чарада катнашып, татар теленә булган ихлас хөрмәтегез өчен зур рәхмәт! «Татарча диктант» акциясе – татар мәдәнияте һәм теле тарихындагы мөһим вакыйга гына түгел, ә безнең милләтне берләштерүнең матур символы да. Бу чара  татар халкының рухи мирасын саклау һәм үстерү юнәлешендәге бердәмлекне күрсәтә. Татар телен саклау – безнең гомеребез буе дәвам итәсе мөһим бурыч. Әлеге акциянең уңышы безгә яңа көч бирсен, татар телен өйрәнергә һәм аны көндәлек тормышта киңрәк кулланырга өндәсен.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы