Бүген, Зөлкагъдә аеның 5 нче көнендә (22 апрель), Россия ислам институтында берьюлы ике Олимпиада: урта һөнәри ислам уку йортлары шәкертләре арасында ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча Бөтенроссия олимпиадасы; шулай ук мәдрәсәләр һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, татар әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча VI Республика олимпиадасы узды.
Олимпиадаларны Россия ислам институты һәм РФ Ислам мәгарифе советы Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте теләктәшлегендә үткәрелде.
Чаралар "Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы" статусы, РФдә – Россия халыклары бердәмлеге елы һәм Татарстанда Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында узды, ә VI Республика олимпиадасы бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланды.
Урта һөнәри ислам уку йортлары шәкертләре арасында ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча Бөтенроссия олимпиадасында Татарстаннан, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән, Әстерхан, Оренбург һәм Саратов өлкәләреннән, Ингушетия, Чечня һәм Дагыстан Республикалары мәдрәсәләреннән 100 дән артык шәкерт катнашты. Олимпиада ислам хокукы (гыйбадәт, мөгамәләт); гарәп теле; абсолют (берничә фән буенча): ислам дине тәгълиматы һәм Коръән белеме номинацияләре буенча үткәрелде.
Татар теле, татар әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча VI олимпиадада Татарстанның барлык мәдрәсәләре, РИИ һәм КИУ шәкертләре катнашты. Олимпиада язма тест формасында узды, ул фонетика, лексикология, морфология, синтаксис һәм пунктуация буенча сорауларны үз эченә алды һәм студентларның теоретик белем дәрәҗәсен һәм аларны практикада куллану сәләтен бәяләүгә юнәлдерелгән иде.Татар әдәбияты номинациясендә кызлар тикшеренү эшләрен тәкъдим итте, ә егетләр вәгазь сөйләде. Татар халкы тарихы номинациясендә тест уздылар, алдан бирелгән темалар буенча тикшеренү эшләрен тәкъдим иттеләр.
Олимпиадаларда катнашучыларны Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов сәламләде: Ул Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ һәр иртәсен “И Раббым, миңа бүген Үзең риза булырдай кирәкле, рөхсәт ителгән гыйлем, хәерле ризык һәм гамәлләр бир” дигән дога белән башлавын искә төшерде. Ул шәкертләргә: «Сезгә һәр көн хәерле гыйлем алуны максат итеп куюыгызны һәм өммәтебезнең лаеклы вәкилләре булуыгызны телим», – дип, теләкләр теләде.
Олимпиадаларда җиңүчеләргә Дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.
Урта һөнәри ислам уку йортлары шәкертләре арасында ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча Бөтенроссия олимпиадасы нәтиҗәләре:
“Гарәп теле” номинациясе
I урын – Рәүпов Мөхәммәдрәсүл, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе
II урын - Муллагарипов Расүл Айдар улы, М.Солтанова исемендәге Ислам көллияте
III урын - Җандаров Наиб, РИУ каршындагы Кунт Хаҗи исемендәге мәдрәсә
“Абсолют номинация”
I урын – Закиров Сөләйман, М.Солтанова исемендәге Ислам көллияте
II урын – Шәйхевәлиев Гали, “Ак мәчет” мәдрәсәсе
III урын - Саломова Муниса, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе
“Ислам хокукы” номинациясе
I урын – Лабазанов Ислам, РИУ каршындагы Кунт Хаҗи исемендәге мәдрәсә
II урын – Салихов Таһир, “Ак мәчет” мәдрәсәсе
III урын – Кахоров Умарҗон, “Фәнис” мәдрәсәсе
Татар теле, татар әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча VI олимпиадада нәтиҗәләре:
“Татар теле” номинациясе
I урын - Хәкимова Рәйхана, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе
II урын - Саттаров Мөхәммәт, “Ак мәчет” мәдрәсәсе
III урын - Низамова Фатима, Әлмәтнең Р.Фәхретдин исемендәге ислам мәдрәсәсе
“Татар әдәбияты” номинациясе (Тикшеренү эше)
Гран-при – Гыйниятуллина Хәбибә, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе
I урын – Сафиуллина Адилә, Казан ислам институты
II урын – Фәйзуллина Мәдинә, Россия ислам институты
III урын – Шәрәфиева Розалия, «Фәнис» мәдрәсәсе
“Татар әдәбияты” номинациясе (Вәгазь)
I урын – Сафин Фәнис, Казанның “Ислам кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мәдрәсәсе
II урын - Вороной Тимур, “Ак мәчет” мәдрәсәсе
III урын – Садыйков Мөслим, Әлмәтнең Р.Фәхретдин исемендәге ислам мәдрәсәсе
“Татар халкы тарихы” номинациясе
I урын - Сүбхәнкулова Мохинә, Россия ислам институты
II урын - Абдуллин Әхмәд, Россия ислам институты
III урын - Куряев Владимир, Буа мәдрәсәсе





































