Мөфти Камил хәзрәт Нәзарәттә СВО зонасыннан кайткан табибларны кабул итте

22 апрель 2026 ел 14:50
Мөфти Камил хәзрәт Нәзарәттә СВО зонасыннан кайткан табибларны кабул итте

Бүген, зөлкагъдә аеның 5нче көнендә (22нче апрельдә), Нәзарәттә Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин махсус хәрби операция зонасына эш сәфәреннән кайткан Казан медицина хезмәткәрләре делегациясен кабул итте. Алар үз теләкләре белән ике ай дәвамында госпитальләрдә хезмәт куйды, сугышчыларга һәм халыкка медицина ярдәме күрсәтте.

Очрашу тантаналы шартларда узды. Махсус хәрби операция зонасында намуслы хезмәтләре өчен Мөфти Камил хәзрәт Республика клиник хастаханәсе, Республика балалар клиник хастаханәсе һәм 7нче шәһәр клиник хастаханәсе табибларына ТР мөселманнары Диния нәзарәте бүләкләрен – медальләр һәм рәхмәт хатлары тапшырды. Эшнең тыгыз булуына карамастан, Казан табиблары махсус хәрби операциядә катнашучыларга кыр шартларында да ярдәм иткән. Камил хәзрәт кунакларга бәяләп бетергесез хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде. Ә Пәйгамбәребезнең ﷺ нәсел дәвамчысы, хөрмәтле шәех Мәъмүн әр-Рави Ватаныбыз һәм аны саклаучыларның иминлеге өчен дога кылды. Очрашуда шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәте казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин катнашты, ул Мөфти боерыгы буенча Рамазан аенда махсус хәрби операция зонасында булды һәм Татарстан табибларының батырлыгын үз күзләре белән күрде.

Шунысы игътибарга лаек: бүгенге кунаклар – табиблар – төрле милләт һәм дин вәкилләре.

Тантаналы чарадан тыш, ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә табиблар өчен Коръән мәҗлесе дә үткәрелде, аның барышында Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт вәгазь сөйләде, махсус хәрби операция зонасында булган барлык табиблар һәм солдатларыбыз өчен дога кылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы