Бүген Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ташкентта Ислам цивилизациясе үзәгендә булды. Әлеге музей комплексы Үзбәкстанның иң зур мәдәни, фәнни һәм мәгърифәтчелек үзәге булып тора. Биредә “Ар-Расм Әл-Усмани” Коръәне саклана – ул Коръәннең сакланып калган борынгы кулъязмаларының берсе.
Камил хәзрәткә комплекс буйлап экскурсия уздырдылар, музей фондын күрсәттеләр һәм үзәкнең бүлекчәләре – тикшеренү институты, китапханәләр, фәнни лабораторияләр, традицион һөнәрләр үзәкләре турында сөйләделәр.
Камил хәзрәт һәм Үзәк директоры урынбасары Гөлнара Ганиева татар һәм үзбәк халыкларының тыгыз рухи элемтәләре хакында фикер алышты. Кардәшлек мөнәсәбәтләренең дәлиле булып күп кенә хәзерге татар мөселман әһелләренең Ташкентта һәм Бохарада белем алуы, шулай ук “Казан басмасы”ның Урта Азиядә киң таралуы тора.
“Казан басмасы” – гомумкабул ителгән “Ар-Расм Әл-Усмани” стандартына туры килгән, ислам галимнәре тарафыннан кабул ителгән һәм бар мөселман дөньясына танылган һәм таралган беренче басма Коръән. 1803нче елда Азия типографиясендә (хәзерге вакытта КФУның төп корпусының бер өлеше булган бинада) басылган.
Камил хәзрәт Ислам цивилизациясе үзәгенә истәлек итеп 2022нче елда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан дөнья күргән “Казан басмасы”н тапшырды. Хәзер үзәктә, “Ар-Расм Әл-Усмани” Коръәне борынгы кулъязмасы белән беррәттән, ислам өммәте үсешендә дөньякүләм дәрәҗәдә зур роль уйнаган беренче “Казан басмасы” күчермәсе саклану – символик мәгънәгә ия.












