“Рамазан – изге гамәлләр ае” марафоны тәмам: Татарстанда 3113 мохтаҗга ярдәм күрсәтелде

24 март 2026 ел 08:30
“Рамазан – изге гамәлләр ае” марафоны тәмам: Татарстанда 3113 мохтаҗга ярдәм күрсәтелде

Татарстан Республикасында ел саен Рамазан аенда үткәрелә торган “Рамазан – изге гамәлләр ае” хәйрия марафоны тәмамланды. Мохтаҗларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән әлеге акция Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан Рамазан аеның беренче көнендә үк игълан ителгән иде. Аның нәтиҗәләрен игълан итәбез.

Быел марафон кысаларында Татарстан Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды җитди диагнозлы 48 авыру балага дәвалану һәм тернәкләнү курслары өчен һәм 55 өлкән кешегә финанс ярдәме күрсәтте. Фонд тарафыннан шулай ук мәчет һәм мәдрәсәләр дә матди ярдәм алды: “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә 1 млн сум күләмендә акча бүлеп бирелде; тагын җиде мәчет һәм мәдрәсәгә 764 мең сум тапшырылды. Акчалата ярдәм алучыларга барлыгы 9 млн 922 мең сум тапшырылды - алар фитыр һәм фидия сәдакалары хисабыннан һәм адреслы рәвештә җыелган сәдакалардан тупланды. Мөселманнарга уңайлы булсын өчен “Зәкят” хәйрия фонды барлык төр сәдакаларны электрон рәвештә үзәкләштереп җыюны оештырды. Нәтиҗәдә 2 189 221,39 сум күләмендә фитыр сәдакасы һәм 1 252 007,09 сум күләмендә фидия җыелды.

Хәйрия марафонының тагын бер юнәлешен Татарстанның мохтаҗ гаиләләренә азык-төлекләтә ярдәм күрсәтү алып торды. Ай дәвамында “Зәкят” хәйрия фонды 500дән артык аз керемле мохтаҗ гаиләне 5 тонна азык-төлек белән тәэмин итте. Бер җыелманың авырлыгы 10 килограммны тәшкил итте.

Моннан тыш, фонд үз хисабындагы акчаларга һәм иганәчеләр тапшырган хәйрия ярдәмнәренә 50 ифтар оештырды – аларда 2500 ураза тотучы авыз ачты.

Рамазан аенда башка үзенчәлекле хәйрия акцияләре дә оештырылды: “Егет” барбершопында күпбалалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче, шулай ук сәламәтлеге чикле 10 баланың чәчләре матурлап алынды. 27нче февраль көнне исә Казанда быел бишенче ел рәттән изге ай уңаеннан 30нчы хәйрия автобусы үз маршруты буйлап хезмәт күрсәтте. Маршрутның сайлануы очраклы түгел: аның пассажирлары арасында даими рәвештә фондка килеп йөрүчеләр һәм аннан ярдәм алучы күпләгән мохтаҗлар күп. Казанның Совет, Идел буе, Вахитов, Киров районнарын тоташтырган әлеге автобус иң озын маршрутларның берсе булып санала һәм анда халык һәрвакыт күп була. Быел бушлай җәмәгать транспортыннан 1200 кеше файдаланды.  

Шулай итеп, 2026нчы елда “Рамазан – изге гамәлләр ае” хәйрия марафоны кысаларында “Зәкят” фонды тарафыннан барлыгы 3113 мохтаҗга ярдәм күрсәтелде.

Диния нәзарәте бу акциядә катнашкан барлык битараф булмаган кешеләргә һәм эшлекле партнерларга үзенең ихлас рәхмәтләрен җиткерә. Рамазан аенда кылган барлык изге гамәлләрне Аллаһы Тәгалә кабул итсен!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы