Бүген, шәүвәл аеның 4нче көнендә (23нче мартта), Нәзарәттә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия Фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институтының хәзерге Көнчыгышның гомуми проблемаларын тикшерү үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Сергей Филатов белән очрашты. Кунак Казанга А.А.Красиков исемендәге Социаль семинарга әзерлек кысаларында килде. Фәнни чара 2022нче елдан Россия Фәннәр академиясенең Европа институтында Россия Фәннәр академиясе профессоры Р.Н.Лункин җитәкчелегендә үткәрелә.
Семинарның төп максатлары: хәзерге дөньяда һәм, аерым алганда, Европада социаль-сәяси һәм мәдәни-дини процесслар турындагы белемнәрне киңәйтү һәм тирәнәйтү. Семинар Европа һәм глобаль тенденцияләр күзлегеннән караганда кешенең һәм төрле иҗтимагый институтларның роленә кагылышлы социаль проблемалар хакында фикер алышу мәйданчыгы булып тора.
Мөфти Камил хәзрәт кунакка Татарстанда төрле милләт һәм дин вәкилләренең дустанә яшәү традицияләре, Татарстанның исламны үстерүдәге төп казанышлары турында сөйләде, шулай ук Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлегенең проектларын һәм төп юнәлешләрен тәкъдим итте.
Очрашу истәлеге итеп Мөфти кунакка Нәзарәтнең “Хозур” нәшрияты китапларын бүләк итте.






