Ураза бәйрәменең 2нче көнендә Түбән Каманың “Җәмигъ” мәчетендә инвалидлар өчен хәйрия чарасы үткәрелде. Әлеге акциягә физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның әти-әниләре, өлкән буын вәкилләре, шулай ук инвалидлар җыелды. Барлыгы йөздән артык кеше катнашты. Кунаклар өчен бәйрәм өстәле һәм пылау әзерләнде.
“Тәхфиз” җитәкчесе, БИА магистранты һәм Коръән-хафиз Хәлил хәзрәт Хәйбрахманов Коръән аятьләре укыды. Төбәк казые һәм Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов үтемле вәгазь сөйләде.
“Дети без границ” тәрбиясендә булучылар исеменнән оешманың рәисе Людмила Ибраһимова Инвалид балаларның әти-әниләре ассоциациясе тормышында актив катнашканы өчен Җәмигъ мәчеткә рәхмәт хаты тапшырды.
Фотосурәтләр: Түбән Кама мөхтәсибәтенең матбугат хезмәте.













