Бүген, шәүвәл аеның 1нче көнендә (20нче мартта), мөселман дөньясы бөек бәйрәм – Ураза гаетен билгеләп үтә. Бу уңайдан Татарстан Республикасының барлык мәчетләрендә иртәдән үк бәйрәм чаралары башланды.
Җөмһүриятебездә төп бәйрәм тантанасы Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Биектау районының Айбаш авылында төзекләндерелгән тарихи мәчеттә узды. Гает хөрмәтенә борынгы агач мәчет комплекслы реставрациядән соң үз ишекләрен ачып җибәрде. Мәчет белән танышу, бәйрәм сөенечен бүлешү, бәйрәм вәгазен тыңлау һәм дин кардәшләр белән бер сафка басып гает намазын уку өчен мәчеткә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та килде. Аңа шулай ук республика һәм муниципаль хакимият органнары җитәкчеләре һәм вәкилләре, танылган дин һәм татар җәмәгать эшлеклеләре кушылды. Гаетне туры эфирда “ТНВ Татарстан” һәм “ТНВ Планета” аша карау мөмкинлеге тудырылды.
Барлык башка мәчетләрдә кебек үк, Айбаш мәчетендә бәйрәм Коръән уку белән башланды. Коръән сүрәләрен 12 яшьлек Тимур Алашеев укыды – ул “Татар хафизы” проекты кысаларында тәрбияләнгән беренче рәсми хафиз. Әлеге проект 2022нче елдан Казан ислам университеты каршындагы Хафизлар әзерләү үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла һәм бөтен Татарстан буенча 387 шәкертне һәм 56 түгәрәкне үз эченә ала. Тимур 9 яшеннән башлап башта Тынычлык бистәсендә, аннары “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе мөгаллиме, хафиз Неккадам остаз Фәйзуллоев белән борынгы Апанай мәдрәсәсендә Коръән ятлау белән шөгыльләнә. 2024нче елның февралендә Тимур Коръән-Кәримне тулысынча ятлап чыга.
Татарстан Мөфтие мөнбәргә күтәрелеп, халыкны РФ Президенты В.Путин һәм ТР Рәисе Р.Миңнеханов мөрәҗәгатьләре белән таныштырып, дин кардәшләрне сәламләде. Камил хәзрәт шулай ук тарихи мәчетне торгызуга өлеш кертүчеләргә рәхмәт белдерде. Ә махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче мөселманнарга аерым сәламләү сүзләре һәм Ураза бәйрәме уңаеннан котлауларны юллады: “Алар Рамазан буе илебезне яклады, бәйрәмне тыныч күк йөзе астында каршыларга мөмкинлек бирде. Безгә гаетне тыныч күк астында каршыларга мөмкинлек биргәнегез өчен зур рәхмәт! Татарстан мөселманнары батырлар өчен һәм Җиңү өчен һәрвакыт догада”.
Аннары Мөфти вәгазьнең төп темасына күчте, вәгазь нәфесне тәрбияләүгә багышланды һәм әлеге рухи чир белән көрәштә уразаның әһәмияте ассызыкланды. Камил хәзрәт Ураза бәйрәмен нәфесне Җиңү көне дип атады: “Без ай буе ураза тотып, нәфес, мин-минлек һәм кирәксез теләкләр белән көрәштек. Аларны буйсындырырга һәм үз башыбызга үзебез хуҗа булырга тырыштык. Рамазанга кадәр без нәфес колы идек, ә хәзер – ирекле! Бу бик зур казаныш, чөнки нәфес – кешенең иң олы дошманы”. Мөфти Пәйгамбәребезнең ﷺ Табук сугышыннан кайту вакыйгасыннан аның ﷺ сәхабәләренә әйткән сүзләрен искә төшерде: «Без кече җиһадтан олы җиһадка кайттык». Сәхабәләр аннан сораган: “Ничек инде? Кәферләргә каршы сугыштан да олырак җиһад буламыни?” Һәм пәйгамбәребез ﷺ болай ди: “Әйе, ул – калебтәге җиһад” (Бәйхакый).
Камил хәзрәт аңлатканча, кеше фитрасына туганнан ук Аллаһка табыну ихтыяҗы салына: “Нәрсә ул фитра? Ул – адәм баласының табигый үзлеге, асылы, сущность. Ягъни бала туганда ук иманлы булып туа, Раббыбызга ышана. Тәрбия нәтиҗәсендә иман көчәергә яки бетәргә мөмкин. Ләкин фитрага салынган табыну ихтыяҗы беркая югалмый. Аллаһка табынмаса, кеше барыбер башка ниндидер әйбергә яки кешегә табына башлый. Һәм гадәттә ул нәфес була. Кешеләр йөрәкләренә “мин” дигән пот куялар да шуңа табына башлыйлар! Менә без аптырыйбыз: ничек инде Муса галәйһисәлам чорында кешеләр үзләренә алтыннан бозау ясап, шуңа табынган? Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ килгәнче исә, җаһилият заманында, Кәгъбә эчендә гомумән 360 пот торган! Ә ник моңа аптырарга: әллә бүген алтын бозауга табынучылар азмы? Бүген потлар 360 кына түгел, тагын да күбрәктер әле: кем байлыкка табына, кем яраткан артистына, кем үзенең машинасына, кем үзенең кәнәфиенә... Һәм шушы потларга баш булып “мин” дигән иң зур пот тора. Йөрәктә шушы потларның барысына да урын табалар, ә тәүхидкә, Аллаһыга урын калдырмыйлар. Калебләрнең Хуҗасы Аллаһыга урын юк!”
Шунысы игътибарга лаек, Мөфти нәфес темасын татар әдәбиятының классик әсәрләре – Г.Ибраһимовның «Алмаучар»ы һәм «Идегәй» дастаны мисалында да аңлатты. Бу исә кардәшләргә нафесның төп асылын һәм аның нинди аяныч нәтиҗәләргә китерүен аңларга мөмкинлек бирде. Әйтик, «Алмачуар» хикәясенең төп герое Закирның мин-минлеге һәм дуамаллыгы аркасында, ат чабышыннан соң үзенең яраткан атын кинәт туктатып, хата җибәрүе Алмачуарның үлеменә сәбәп була. Бу – Аллаһтан бирелгән җәза. Ә менә дастанда исә тарихи персонажлар Идегәй белән Туктамыш хан арасындагы көрәшнең, хакимият бүлешүнең бөек Алтын Урда дәүләте таркалуының бер сәбәбе булуы күрсәтелгән.
Камил хәзрәт шулай ук Сөннәткә таянып һәм бөек ислам галимнәре үрнәгендә ачу чыкканда үз-үзеңне кулда тоту, кирәкмәгән бәхәсләрдән тыелып калу, күркәм сабырлык күрсәтү турында сөйләде. Пәйгамбәребезнең ﷺ сөннәтендә аның төрле ысуллары бар. Мәсәлән:
إِنَّ الْغَضَبَ مِنَ الشَّيْطَانِ، وَإِنَّ الشَّيْطَانَ خُلِقَ مِنَ النَّارِ، وَإِنَّمَا تُطْفَأُ النَّارُ بِالْمَاءِ، فَإِذَا غَضِبَ أَحَدُكُمْ فَلْيَتَوَضَّأْ
“Хактыр, ачу – шайтаннан, ә шайтан уттан яратылган. Һәм хактыр, ут капса, аңа су сибәләр. Шуңа күрә, кемнең ачуы килә, шул тәһарәт алсын” (Имам Әхмәд, 17985; Әбү Давыд, 4784).
Имам Шәфигый кирәксез бәхәстән ничек саклану кирәклеге турында язып калдырган:
قُلْ بِمَا شِئْتَ فِي مَسَبَّةِ عِرْضِي ... فَسُكُوتِي عَنِ اللَّئِيمِ جَوَابُ
مَا أَنَا عَادِمُ الجَوَابِ وَلَكِنْ ... مَا مِنَ الأَسَدِ أَنْ تُجِيبَ الكِلاَبُ
Ни теләсәң шуны сөйлә, намусыма тел тидергәндә.
Түбән җанга каршы дәшмәвем үзе җавап булып тора.
Җавабым юк түгел минем, ләкин
Эткә җавап бирү арыслан өчен килешмәс.
Мөфти мыскыллауларга бирешмәскә һәм әдәпсез кешеләр дәрәҗәсенә төшмәскә чакырды, чөнки үз нәфесен йөгәнли алган кешедән дә көчлерәк кеше булмас, аның Аллаһы Тәгалә каршында дәрәҗәсе югары булыр. Татар халык мәкалендә дә «Сабыр төбе – сары алтын” диелә.
Камил хәзрәт үзенең вәгазендә дин кардәшләрне нәфеснең төрле дәрәҗәләре белән таныштырды. Иң югары дәрәҗәдәге нәфес – нәфс камилә, икенче исеме – нәфс сафийә, ягъни камиллеккә ирешкән җан. Андый нәфескә ия кешене фанилык бөтенләй кызыксындырмый, ул бөтен булганы белән – җаны-тәне, акылы белән – бары тик гыйбадәттә. Ул бүгеннән үк Ахирәт белән яши. Бу дәрәҗәгә ирешкән кешегә Аллаһның без белмәгән серләре чишелә.
Камил хәзрәт татар халкында бик күп галимнәрнең – Мәрҗани, Баруди, Утыз-Имәни, Курсави, Рәмзи һ.б. – суфичылык аша нәфеснең иң олы ихласлыгына ирешә алуларын искәртте.
Мөфти искә төшереп узганча, динебез өч нигездән тора: иман, ислам һәм ихсан. Һәм нәфесне җиңү өчен дә иман һәм гыйбадәт кенә җитми, ә ихсан, ихласлык кирәк.
Вәгазен төгәлләп, Камил хәзрәт халыкка Рамазаннан соң да нәфестән көчлерәк булыйк, дип мөрәҗәгать итте, нәфес белән көрәшүне дәвам итү өчен шәүвәл ае уразасының бер дигән форсат булуын искәртте. Ул шулай ук татарлар өчен шәүвәл аеның тарихи вакыйга белән дә истәлекле булуын – һәр ел саен Шәүвәлнең 13нче көнендә милләтебез Хәтер көнен билгеләп үтүен билгеләп, халкыбызның шәһит киткән барлык батырларын искә алып, алар өчен бу көнне дога кылырга чакырды.
Вәгазь тәмам булганнан соң, мөселманнар Камил хәзрәткә ияреп бәйрәм намазын укыды, аннары җәмәгать белән кул күтәреп Бөек Раббыбыздан илебезне һәм республиканы бәла-казалардан һәм дошманнардан саклауны, чәчәк атуын һәм иминлеген сорап догалар кылды. Намаз тәмамлангач мөселманнар бәйрәм коймагы белән авыз итү өчен өйләренә, гаиләләренә, туган-тумачаларын, якыннарын бәйрәм белән котларга ашыкты.
Бөек Раббыбыз Аллаһы Тәгалә барчабызга да саулык-сәламәтлек, тәүфыйк, һидәят бирсен. Хәерле тормышлар белән гомер итеп, кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәүләрне насыйп кылсын.
Ураза гаете мөбарәк булсын!
Фотосурәтләр: ТР Рәисенең матбугат хезмәте.


























