Әлмәт шәһәренең Җәмигъ мәчетендә гаилә ифтары узды, анда 700дән артык кеше катнашты. Бу кичә чын мәгънәсендә иҗат бәйрәменә әверелде – балалар өчен бәйге үткәрелде.
“Рамазан ае белән илһамланып” дип исемләнгән конкурс кысаларында балалар үзләренең сәләтләрен ачты: алар, һәр нечкәлеккә мәхәббәт һәм тырышлык салып, мәчетләрнең гаҗәеп макетларын ясады, күңелгә үтеп керерлек шигырьләр язды һәм аны кунаклар алдында укыды. Конкурста 5 яшьтән 14 яшькә кадәрге 200дән артык бала катнашты.
Алар иң мөһим кыйммәтләрне – ихласлык, шәфкатьлелек һәм матурлыкка омтылуны искә төшерде. Кичәнең кульминациясе исә конкурста катнашучыларга бүләкләр тапшыру булды. Әмма иң зур бүләк, һичшиксез, балаларның ихлас елмаюы, залда хөкем сөргән кабатланмас бердәмлек хисе иде.
Фотосурәтләр: Әлмәт мөхтәсибәте.














