Әлмәт мөселманнары Мөфти Камил хәзрәткә рәхмәт белдерде

19 март 2026 ел 12:14
Әлмәт мөселманнары Мөфти Камил хәзрәткә рәхмәт белдерде

Быел Рамазан аенда Диния Нәзарәте чакыруы буенча Татарстанга Мисырның “Әл-Әзһар” академиясеннән дин галимнәре, Коръән укучылар, мөгаллимнәр килде.

Алар лекцияләр һәм тәравих намазлары үткәрде һәм Коръән уку буенча дәресләр бирде. “Әл-Әзһар” хафизлары Чистай, Кукмара, Әлмәт, Лениногорск, Арча, Түбән Кама һәм Бөгелмә мөхтәсибәтләрендә булды.

Татарстанның Көнчыгыш төбәге казые һәм Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сөнгатуллин районның барлык мөселманнары исеменнән ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга Мисырдан Коръән хафиз чакыруда ярдәм иткәне һәм әлеге очрашуларны югары дәрәҗәдә оештырганы өчен тирән рәхмәтен белдерде.

“Аның ихлас һәм тәэсирле чыгышлары һәркемнең күңелендә җылы эз калдырды. Без барыбыз да әлеге күркәм хезмәттән бик канәгать калдык”, – диелә хатта.

Искәртеп үтик, “Әл-Әзһар” академиясе вәкилләренең сәфәре Татарстан һәм иң зур ислам мәгарифе үзәкләренең берсе арасында дини багланышларны ныгыту максатыннан тормышка ашырылды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы