Биектауда Гаеткә реставрациядән соң тарихи Айбаш мәчете ачылды

20 март 2026 ел 10:01
Биектауда Гаеткә реставрациядән соң тарихи Айбаш мәчете ачылды

Бүген, Ураза бәйрәме көнендә, Биектау мөхтәсибәтенең Айбаш авылында тарихи агач мәчет комплекслы реставрациядән соң тантаналы рәвештә ачылды. Бу мәчет төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты һәм татар авыл архитектурасы үрнәге булып тора.

Мәчет XX гасыр башында төзелгән. Аңарчы бу урында 1864 елда төзелгән иске мәчет бинасы торган. Айбаш авылы мәчете берничә заллы һәм манарасы түбәгә урнаштырылган мәчетләрдән санала. 

Совет чорында (1920-1990 елларда) бина клуб итеп файдаланылган. 1994 елда бина дин тотучыларга кире кайтарылган, өлешчә төзекләндерелгән. Шуннан бирле, мәчет башка ремонтланмаган. 2017-2018 елларда җирле халык мәчетне төзекләндерергә ниятләсә дә, эш башланмаган. 

Бинаның гомуми мәйданы –  312 кв.м., манарасы – 26 метр биеклектә. Мәчет Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 1993 ел, 28 гыйнварда чыккан 39 нчы карары нигезендә дәүләт саклавына куелды. 

2022 елның 13 ноябрендә давыл вакытында, нигезе черү сәбәпле, мәчет манарасы авып төшә. Моңа бәйле рәвештә, 2023-2026 елларда, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе белән, реставрация эшләре алып барылды. 

Төзекләндерү барышында мәчетнең нигезе ныгытылды, бура һәм баганалар араланды, терәк корылмалар, бинаның тышкы ягы һәм түбә тулысынча алмаштырылды, яңа манара куелды. Мәчетне торгызганда, архив фоторәсемнәре кулланылды. 

Моннан тыш, мәчетнең тирә-ягы матурланды, инженерлык челтәрләре үткәрелде һәм тәһарәтханә төзелде.

2026 елның 18 февралендә, Рамазан ае башланыр алдыннан, мәчет манарасына ярымай куелды. 

Бүген биредә, реставрация эшләре төгәлләнгәннән соң, беренче мәртәбә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Ураза гаете хөрмәтенә Гает намазы укылды.

Фотосурәтләр: ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы