Россия мөселманнарына
Россия мөселманнарын изге Рамазан аеның тәмамлануын хәбәр итүче Ураза бәйрәме белән котлыйм.
Гасырлар буена бу бәйрәм мөселманнарның әхлакый камиллеккә, игелеккә һәм мәрхәмәтлелеккә омтылышларын гәүдәләндерә, аларны исламның мәңгелек кыйммәтләренә юнәлтә.
Россия мөселманнары бабаларының тарихи һәм рухи традицияләренә олы хөрмәт белән карый һәм гаетне җәмәгать белән һәм гаиләдә зурлап бәйрәм итә. Изге ай дәвамында күләмле хәйрия, мәдәни һәм балалар өчен чаралар уздыру да күркәм гадәт булып китте.
Мөселман оешмалары гаилә кыйммәтләрен ныгытуга, яшьләрне тәрбияләүгә нәтиҗәле өлеш кертә, дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар белән уңышлы элемтәләр үстерә, патриотик, мәгариф, гуманитар башлангычларга даими игътибар күрсәтә. Һәм, әлбәттә, аерым рәхмәт сүзләре – башка сугышчылар белән иңгә иң торып Ватан иреге һәм бәйсезлеге сагында торучы мөселман батырларына һәм аларның якыннарына ярдәм күрсәтүче ислам дәвамчыларына.
Сезгә сәламәтлек һәм уңышлар телим!
Россия Президенты В.В.Путин




