Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында Ураза бәйрәме хөрмәтенә узачак гаилә һәм балалар бәйрәмнәренә рәхим итегез!

19 март 2026 ел 09:33
Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында Ураза бәйрәме хөрмәтенә узачак гаилә һәм балалар бәйрәмнәренә рәхим итегез!

Иртәгә Казанда һәм Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында Ураза бәйрәме хөрмәтенә гомумшәһәр балалар һәм гаилә бәйрәмнәре узачак. Мөхтәсибәтләр балалар һәм аларның ата-аналары өчен мавыктыргыч һәм файдалы программа әзерләде: тәм-томнар, викториналар, конкурслар, бүләкләр, актив уеннар, карусельләр, ярминкәләр... Бәйрәмнәр мәчет ишегалларында һәм башка җәмәгать урыннарында – паркларда, җәяүлеләр йөри торган урамнарда, спорт комплексларында узачак.

Казанда шәһәр халкын һәм башкала кунакларын түбәндәге локацияләрдә көтәләр:

- Иске Татар бистәсендә “Мәрҗани” мәчете янында 13:00 сәгатьтә "Рамазан фест" бәйрәме башлана

- “Гаилә” мәчетендә балалар бәйрәме 10:00 сәгатьтә

- “Әхмәдзәки” мәчетендә гаилә бәйрәме 13:00 сәгатьтә.

Татарстан районнарында да бәйрәмнәр узачак:

- Алабуганың “Чебурашка” паркында 13:00 сәгатьтә: интерактив күңел ачу программасыннан тыш, кунакларны бәйрәм пылавы һәм татлы мамык белән сыйлаячаклар.

 - Яр Чаллыда “Тәүбә” мәчете янында һәм Г.Тукай исемендәге яр буенда 11:00 сәгатьтән ярминкәләр эшли башлый, 14:00 сәгатьтән бәйрәм рәсми рәвештә ачыла

- Сарманда Җәмигъ мәчете янында 14:00 сәгатьтә 12 яше тулмаган балаларны көтәләр, аларга бүләкләр, мастер-класслар һәм бәйрәм чәе әзерләнде

- Баулыда “Гали” мәчете янында 9:00 сәгатьтә

- Теләчедә Үзәк ял паркында 13:30 да

 - Лаешта "Ихлас" мәчете янында - 10:00 сәгатьтә, "Мәдинә" мәчете янында 10:00 сәгатьтә, Пәрәү авылы мәчете янында 10:00 сәгатьтә. Сокурыда "Ихсан" мәчете янында бәйрәм 21 мартта узачак

 - Менделеевскида Җәмигъ мәчете янында 13:00 сәгатьтә, бәйрәмнән тыш, биредә таравих намазына күбрәк йөргән балалар арасында “Рамазанны намазда үткәрү” акциясенә йомгак ясалачак

 - Лениногорскида "Юбилейный" паркында 13:30 сәгатьтә

- Мөслим спорт комплексында 13:30 да ир балалар арасында Рамазан Кубогына мини-футбол узачак; биредә үк 9:00 дә 6 яшьтән зуррак ир балалар һәм ир-атлар, 6 яше тулмаган ир балалар һәм хатын-кызлар арасында ярышлар узачак.

Сезне бәйрәм чараларына көтеп калабыз! Ураза гаете мөбарәк булсын!

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы