Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәте Россия ислам институты һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналы белән берлектә янәдән “Таян Аллаһка” Бөтенроссия әдәби бәйгесен үткәрә. Әлеге конкурс Россия Федерациясендә яшәүче татарлар арасында талантларны барлау һәм берләштерү, аларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү максатыннан уздырыла.
Каләм тибрәтүче милләттәшләр арасындагы бәйге өч этапта үтә. 1нче этап – әсәрләрне кабул итү – 2026нчы елның 10нчы мартыннан 31нче июльгә кадәр бара. 2нче этапта жюри әгъзалары әсәрләрне бәяли (2026нчы елның августы), 3нче этапта җиңүчеләр билгеле булачак (2026нчы елның сентябре).
Бәйгедә Россиядә яшәүче 10 яшьтән алып 75 яшькә кадәр теләгән һәр кеше катнаша ала. Төп шарт булып аларның иҗат эше белән профессиональ рәвештә шөгыльләнмәве тора. Бәйгегә профессиональ язучыларның, шагыйрьләрнең, журналистларның әсәрләре һәм язмалары кабул ителми.
Бәйге өч номинациядә үтә: шигърият, чәчмә әсәр һәм публицистик язма. Конкурска тәкъдим ителгән әсәрләр һәм мәкаләләр, татар әдәби телендә язылып, электрон вариантта tatarkonkurs@mail.ru почтасына кабул ителә.
Авторлар эшләрен өч номинациянең берсенә генә җибәрә ала, ягъни бер автор бары бер генә номинациядә катнаша ала. Әсәрләр белән бергә конкурста катнашучы үзе турында кыскача мәгълүмат, адресын һәм телефон номерын җибәрергә тиеш. Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 277-68-26.
Билгеле булганча, 2010нчы елдан үткәрелә торган “Таян Аллаһка” әдәби бәйгесен танылган татар мәгърифәтчесе, галим һәм дин эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якупов башлап җибәргән иде.
Бәйге шартлары белән тулырак язмага беркетелгән Нигезләмәне укып танышырга мөмкин.




