“Зәкят” хәйрия фонды Рамазан аенда мохтаҗларга 6 млн сумга якын ярдәм күрсәтте. Хәйрия марафоны дәвам итә

17 март 2026 ел 13:21
“Зәкят” хәйрия фонды Рамазан аенда мохтаҗларга 6 млн сумга якын ярдәм күрсәтте. Хәйрия марафоны дәвам итә

Рамазан ае әле тәмамланырга әле берничә көн бар, ә Татарстан Диния нәзарәтенең "Зәкят" хәйрия фонды "Рамазан – изге гамәлләр ае" хәйрия марафоны кысаларында 6 млн сумга якын ярдәм күрсәтергә өлгерде. 28 авыру бала, 26 аз керемле өлкән кеше һәм "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе матди ярдәм алды. Моннан тыш, 250 гаилә 2,5 тонна азык-төлек белән тәэмин ителде һәм 41 хәйрия ифтары оештырылды. Бу әле марафонның якынча нәтиҗәләре генә, чөнки Рамазанның соңгы 3 көнендә ярдәм кулы сузучылар саны тагын да арта.

Хәзерге вакытта фитр-садака, фидия һәм зәкят, шулай ук аз керемле гаиләләрне азык-төлек белән тәэмин итү һәм хәйрия ифтарлары уздыру өчен акча җыю дәвам итә. «Зәкят» хәйрия фонды, мөселманнарга уңайлы булсын өчен, бу эшне дистанцион каналлар аша үзәкләштереп оештыра.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы