Габбас хәзрәт Шляпошников: “Нәзарәтнең “Хәләл” стандарты буенча Комитеты тарафыннан сертификацияләнгән азык-төлек тулысынча ышанычлы”

17 март 2026 ел 12:56
Габбас хәзрәт Шляпошников: “Нәзарәтнең “Хәләл” стандарты буенча Комитеты тарафыннан сертификацияләнгән азык-төлек тулысынча ышанычлы”

Бүген, Рамазан аеның 27нче көнендә (17нче мартта), “Татмедиа” бинасында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты буенча Комитеты эшчәнлегенә багышланган матбугат очрашуы узды, ул Россиянең барлык сертификатлаштыру органнары арасында беренче булып Федераль аккредитация хезмәтендә (Росаккредитация) тикшерү узып, хәләл буенча яңа ГОСТ таләпләренә тәңгәл килә, дип танылды. Очрашуда журналистлар каршында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты буенча Комитеты җитәкчесе Габбас хәзрәт Шляпошников чыгыш ясады. Ул дәүләт аккредитациясенең өстенлекләре турында сөйләде:

“Бу Россия һәм чит ил кулланучыларына Комитет тарафыннан сертификацияләнгән азык-төлек тулысынча ышанычлы булуын гарантияли. Ул дәүләт күзәтчелегендә һәм хәләлгә тәңгәллекне бәяләүнең халыкара кагыйдәләре буенча эшләүче оешма тарафыннан бирелгән”.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы