Мөфти Камил хәзрәт Аксубай районы мөселманнары белән очрашу үткәрде

16 март 2026 ел 20:39
Мөфти Камил хәзрәт Аксубай районы мөселманнары белән очрашу үткәрде

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин эш сәфәре белән Аксубай мөхтәсибәтендә булды. Камил хәзрәт белән бергә районга Татарстан Мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, Казанның “Мәрҗани” мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров, Нәзарәтнең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов һ.б. кайтты.

Аксубайда Мөфти Камил хәзрәт Аксубай муниципаль районы башлыгы Алмаз Мингулов белән очрашты. Җитәкчеләр мөхтәсибәт һәм җирле хакимият арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре, шулай ук район мәхәлләләре эшчәнлеге һәм башка актуаль темалар, шулай ук СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү хакында фикер алышты.

Аннары дин кардәшләр белән очрашу район башлыгы исеменнән оештырылган ифтар мәҗлесендә дәвам итте.

Авыз ачу ашында район башлыгы Алмаз Мингулов, имамнар, мәчет мәхәлләләре, хөрмәтле аксакаллар һәм волонтерлар, эшмәкәрләр, шулай ук социаль ярдәмгә мохтаҗ кешеләр, махсус хәрби операциядә һәлак булучыларның гаиләләре – барлыгы 100 кеше катнашты.

Район башлыгы мөселманнарны җылы сәламләп, катнашучыларны районның социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләре белән таныштырды, җыелган халыкка махсус хәрби операциядә һәм госпитальләрдә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыюны оештыруда актив катнашулары өчен рәхмәтен белдерде.

Ифтар вакытында Мөфти Камил хәзрәт Рамазан ае һәм Кадер киче турында вәгазь сөйләде, сорауларга җавап бирде, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар, һәлак булганнар һәм Ватан иминлеге өчен дога кылды.

Хәзерге вакытта Аксубай мөхтәсибәтендә 29 мәчет эшли – аларда иганәчеләр ярдәме белән ифтарлар үткәрелә. Мәчет каршындагы курсларда 15 мөгаллим белем бирә.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Рамазан аенда гадәттәгечә республика районнарында халык белән күчмә очрашулар үткәрә. Ул Лениногорск, Түбән Кама, Зәй, Буа, Арча, Әлмәт, Нурлат, Тукай, Теләче, Актаныш районнарында, шулай ук Сызраньда һәм Мәскәүдә булып кайтты.

Фотосурәтләр: Аксубай мөхтәсибәте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы