«Әл-Әзһәр» академиясе дин галимнәре Татарстан мәчетләрендә тәравих намазлары үткәрә һәм дини лекцияләр укый

16 март 2026 ел 17:13
«Әл-Әзһәр» академиясе дин галимнәре Татарстан мәчетләрендә тәравих намазлары үткәрә һәм дини лекцияләр укый

«Әл-Әзһәр» академиясе дин галимнәре Татарстан мәчетләрендә тәравих намазлары үткәрә, дини лекцияләр укый һәм Коръән уку буенча дәресләр уздыра. Алар изге Рамазан аеның соңгы көннәрендә гыйлем, бәрәкәт тарата, изге Коръән аятьләренең кабатланмас аһәңен яңгырата.

Әл-Әзһәр” академиясеннән (Мисыр дәүләте) җиде дин галиме республикабызга Татарстан Диния нәзарәте чакыруы буенча март башында килде. Делегациягә Коръән укучылар һәм ислам фәннәре мөгаллимнәре керде. Алар Чистай, Кукмара, Әлмәт, Лениногорск, Арча, Түбән Кама һәм Бөгелмә мөхтәсибәтләренә җибәрелде.

Сәфәр Татарстан һәм иң эре ислам мәгарифе үзәкләренең берсе арасында дини багланышларны ныгыту максатыннан тормышка ашырыла.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы