Бүген, Рамазан аеның 16нчы көнендә (6нчы мартта), Нәзарәттә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев белән очрашты. Әлеге чарада шулай ук Татарстан мөфтиятенең “Хәләл” стандарты комитеты җитәкчесе Габбас хәзрәт Шляпошников катнашты.
Җитәкчеләр Россиядә хәләл индустриясе өлкәсендәге мәсьәләләр һәм аның үсешенең заманча, перспектив тенденцияләре хакында фикер алышты. Аерым алганда, Татарстандагы эшлекле форумнарда хәләл темасына игътибарны арттыру, халыкара аудитория өчен хәләл базарда Татарстанның һәм Диния нәзарәтенең казанышларын тәкъдим итү, татар эшмәкәрләрен хәләл җитештерүгә җәлеп итү турында сөйләштеләр.
Камил хәзрәт мөхтәрәм кунакка Татарстан Диния нәзарәтенә һәм Комитетка бу мәсьәләләрдә ярдәм иткәне өчен рәхмәтен белдерде, ә Васил Шәйхразыев Мөфтигә Рамазан аенда Татарстанда күпсанлы чаралар үткәргәне һәм Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татарлар белән хезмәттәшлек иткәне өчен рәхмәт белдерде.







