Бүген, Рамазан аеның 12 нче көнендә (2 март), Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Арчаның төзекләндерелгән Үзәк мәчетен карады. Мәчеттә аның белән бергә Татарстан Мөфтие Камил Сәмигуллин һәм Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов та булды.
1993 елгы мәчет комплексына 2022 елда ачылган Тукай исемендәге рухи-мәгърифәтчелек үзәге һәм 2025 елда эшли башлаган Изге Коръәнне ятлау үзәге керә. Үзәк мәчет төзелешенә быел 30 елдан артык, бу еллар эчендә ул бер тапкыр да төзекләндерелмәгән. Узган елның язында төзелеш эшләрен башлау турында карар кабул ителгән. Диварларны ныгыту, ишекләрне, тәрәзәләрне, электр җиһазларын һәм инженерлык челтәрләрен алыштыру, мәчетнең тышкы ягын һәм эчке ягын яңарту зарур иде. Мәхәллә кешеләре һәм хәйриячеләр акчасына алып барылган эшләр февраль башында төгәлләнде.
Рөстәм Миңнеханов яңартылган мәчетне карап чыкты һәм төзекләндерү эшләренә бәя бирде. Хәзерге вакытта ике катлы бинага ир-атлар һәм хатын-кызлар аерым ишекләрдән керә, анда уңайлы кече һәм зур намаз заллары, техник бүлмәләр бар.
Кунаклар мәчет намазын укыды, Аллаһы Тәгаләдән тиз арада җир йөзендә тынычлык урнаштыруын сорады һәм Ватаныбыз иминлеге өчен дога кылды.
ТР Рәисе матбугат хезмәте материаллары буенча.



























