Раҗәб аеның 23нче көнендә Лениногорск шәһәрендә мөхтәсибәт тарафыннан Татарстан Республикасы мөселманнары өчен чаңгы ярышы үткәрелде. Әлеге чара дин кардәшләр арасында дуслыкны ныгыту, мөселманнарны берләштерү, чаңгы спортын популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан оештырылды. Чаңгы ярышына Татарстанның Әлмәт, Мөслим, Лаеш, Азнакай, Лениногорск, Бөгелмә, Теләче һ.б. районнарыннан 30дан артык спортчы килде. Әйтергә кирәк, ярышка бары биш вакыт намаз укучы мөселманнар гына кертелде.
Татарстан мөселман чаңгычылары арасында Лаеш мөхтәсибәте төркеме беренчелекне яулады. Икенче урында теләчелеләр, өченчедә бөгелмәлеләр булды. Егетләр үзләренең шәхси мөмкинлекләрен гомуми зачетта да сынады. Лаешлылар анда да беренчелекне бирмәде.
Ике ел рәттән үткәрелгән әлеге ярыш елдан-ел колачлырак уза. Төрле төбәкләрдән килгән мөселманнар бер-берсе белән аралашып, үзара таныша, хәзрәтләрдән күркәм нәсыйхәтләр ала.
Татарстан мөселманнары арасында республикакүләм чаңгы ярышы узды
04 февраль 2024 ел 19:08
Соңгы яңалыклар
Нәзарәттә җәмәгать урыннарын иң матур тышкы бизәү буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесендә җиңүче бүләкләнде
26 март 2026 ел 12:12
Казанда тәүге тапкыр азан буенча уникаль курс узачак һәм иҗазәтләр биреләчәк: аның чылбыры тарихта беренче мөәззин Биләл аша Пәйгамбәргәﷺ барып тоташа
26 март 2026 ел 09:31
Нәзарәттә шимбә көннәрендә намаз уку буенча “Ислам. Беренче адымнар” бушлай курслары уза
25 март 2026 ел 09:35
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы








