Бүгеннән Түбән Кама мөхтәсибәте һава шартлары бозылу һәм кар күп яву сәбәпле туктап калырга мәҗбүр булган йөк машиналары йөртүчеләренә кайнар ризык тарату акциясен башлап җибәрде. Беренче чара Кама аланы бистәсе янәшәсендә мәхәллә һәм мөхтәсибәт тырышлыгы белән узды. Биредә бер-ике тәүлек дәвамында йөк машиналарын юл читендә калдыручы йөртүчеләр дә бар. Аларның һәммәсенә район имам-мөхтәсибе урынбасары Габделхәким хәзрәт Яруллин җитәкчелегендә волонтёрлар ланч-бокс таратты. Кайнар ризыкны 50-гә якын фура йөртүче алды. Биредә трассада туктап калырга мәҗбүр булган машиналар саны артып тора. Алдагы көннәрдә метеорологик һава шартларын исәпкә алып Түбән Кама районының машина йөртүчеләр өчен авыр участокларында акцияне дәвам итү көтелә. Район мәхәлләләре юлчыларга су, ризык һәм озак сакланучы азык-төлек белән ярдәм күрсәтә.
Түбән Кама мөхтәсибәте Кама аланы мәхәлләсе олы юлда туктап калган йөк машинасы йөртүчеләренә кайнар ризык тарата
20 гыйнвар 2024 ел 21:33
Соңгы яңалыклар
Мөфтигә «Кеше. Медицина. Ислам» атласы халыкара мәдәни-агарту проектын тәкъдим иттеләр
22 апрель 2026 ел 15:27
Мөфти Камил хәзрәт Ташкентта Ислам цивилизациясе үзәгенә репринт “Казан басмасы”н тапшырды
20 апрель 2026 ел 18:14
Татарстан Нәзарәтендә «Вәгазь» телевизион ачык бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр
17 апрель 2026 ел 13:20
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы

