Кичә Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәновның район авыллары буенча эшлекле сәфәрләре башланып китте. Беренчеләрдән булып имам-мөхтәсиб Бигүти авылы мәчетендә булды. Мәхәллә халкы белән очрашуда гошер сәдакасы, кыш айларында уку-укытуны оештыру, мәчетнең эшчәнлегенә бәйле башка мәсьәләләр күтәрелде. Илмир хәзрәт Мөхәррәм аеның фазыйләтләре хакында үтемле вәгазь дә ирештерде. Имам-мөхтәсиб Илмир хәзрәт Хәсәновның район мәхәлләләренә сәфәрләре апрель аена кадәр дәвам итәчәк һәм күмәк җыелыш белән тәмамланачак.
Буа мөхтәсибе район мәхәлләләре буенча эш сәфәрләре кыла
06 октябрь 2017 ел 08:22
Соңгы яңалыклар
Татарстан хаҗилары Гарәфә көнендә МХО-дагы сугышчылар, республика Рәисе, өммәт һәм Ватан иминлеге өчен җәмәгать белән дога кылды
26 май 2026 ел 14:28
Корбан бәйрәменә Татарстан сугышчыларына Диния нәзарәтеннән бүләк итеп “Нива” машинасы җибәрелде
26 май 2026 ел 13:10
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


