28 гыйнварда Буа мөхтәсибәтендә шәһәр һәм авыл имамнарының беренче җыелышы булды. Имам-мөхтәсиб Илмир хәзрәт Хәсәнов имамнарга авылларда вәгазь кичәләре һәм якшәмбе укулары оештырылачагын хәбәр итте, мөфти Камил хәзрәтнең кайбер боерыклары белән таныштырды һәм башка эшлекле мәсьәләләрдә тукталды. Һәр мәхәллә имамына мөхтәсибәт исеменнән чалмалар һәм намаз вакытлары таратылды. Якын арада Буа мөхтәсибәтендә имамнарның белемнәрен күтәрү курыслары һәм дин әһелләре арасында бәйге оештырылачак.
Буа имамнары җыелышы
29 гыйнвар 2016 ел 10:49
Соңгы яңалыклар
Казанда кызлар һәм егетләр өчен Диния нәзарәтенең «Яшь килен» һәм «Яшь кияү» ислам курслары башлана
26 февраль 2026 ел 16:10
Казанда Вайнах халкы ифтарында: "Безне сыендырган бу йортта бәрәкәт булсын"
26 февраль 2026 ел 09:12
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


