Бүген Кол Шәриф мәчетендә Финлянди вәкилләре булды. Финляндиянең Мәскәүдәге илчелегенең тулы вәкаләтле министры Пяйви Лайне һәм Финляндиянең Россия, Көнчыгыш Европа һәм Урта Азия департаменты директоры урынбасары Веса Васараны Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр озата йөрде. Рөстәм хәзрәт чит ил вәкилләренә мөфтият эшчәнлеге, мәчет турында сөйләде.
Кунаклар Кол Шәрифтәге Ислам мәдәнияте музеенда булдылар. Шулай ук алар мөфтият игълан иткән “Минем гаиләмнең шамаиле” акциясе кысаларында оештырылган татар шамаилләре күргәзмәсен карадылар. Шул рәвешле татар халкы дин тарихы, Россия татар мөселманнарына хас үзенчәлекләр, рухи кыйммәтләр белән таныштылар.




