Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Югары Ослан районында булды һәм җирлектә алып барылган дин эшләр белән танышты. Югары Осланда мөфти белән бергә аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин булды. Очрашуларда имам-мөхтәсиб Гали хәзрәт Җиһаншин да катнашты.
Иң баштан мөфти хәзрәтләре район башлыгы Марат Зиатдинов белән очрашты. Район җитәкчесе мөфтигә авыллардагы дини вәзгыять хакында сөйләде.
Очрашу барышында район хакимияте вәкилләре һәм дин әһелләре мөселманнарга кагылышлы мәсьәләләрне дә уртага салып сөйләштеләр. Әйтик, динара татулыкны ныгыту максатыннан чаралар уздыру, Түбән Маркваши авылында мәчет салу, шулай ук Иннополиста мәчет төзү хакында киңәштеләр. Белгәнебезчә, яңа шәһәр Иннополис Югары Ослан районында урнашкан. Биредә югары технологиягә ия индустрия булдыру күз алдында тотыла. Мәчет һәм чиркәү төзү өчен җир бүлеп бирелгән.
Марат Зиатдинов җирле хакимиятнең район мөхтәсибәте белән тыгыз хезмәттәшлек итүен сөйләде. Шулай ук ул, мөхтәсибәтнең нәтиҗәле эшчәнлеген билгеләп узды.
Татарстан мөфтие үз чиратында, район җитәкчесенә төрле дин әһелләренә карата яхшы мөнәсбәттә булуы, рухи кыйммәтләрне торгызуга, саклауга өлеш кертүе өчен рәхмәтен белдерде.







