Нурлы гыйлем юлы

22 май 2026 ел 16:22
Нурлы гыйлем юлы

Кукмара  мәдрәсәсендә 2026 елгы чыгарылыш укучыларына шаһәдәнамәләр тапшыру тантанасы узды. “Халык мәдрәсәсе” исеменә лаек булган дини уку йорты менә инде 28 ел дәвамында милләттәшләребезгә изге-игелекле хезмәт күрсәтә. Мәдрәсә директоры Ришат Курамшин сүзләренә караганда, быел уку йортын барлыгы  97 кеше тәмамлый. Аларның 20се – һөнәри, ә 77се башлангыч бүлектә белем алган. Чыгарылыш шәкертләренең 44е – ир-егетләр, 53е –хатын-кызлар.

– Шунысы сөенечле: мәдрәсәне тәмамлаучыларның шактые дин юлында хезмәт итә. Районыбыздагы 70ләп мөселман мәхәлләсенең 55ендә безнең шәкертләр имам вазыйфасын башкара. Мәчетләр каршында оештырылган курсларда да мәдрәсәбезне тәмамлаучылар халыкка башлангыч дини белем бирә. Ир-атлар – имам ярдәмчесе, мөәзин, ә хатын-кызлар абыстай яки абыстай ярдәмчесе булып та хезмәт итә.  Ә иң мөһиме – мәдрәсәгә укырга керүчеләр ислам дине буенча белем алып, намазга баса, тәҗвид фәнен үзләштереп, Коръән укырга өйрәнә, гомумән, гыйбадәт юлына баса, – дип сөйләде Ришат хәзрәт. 

Дини уку йортында белем алучыларның географиясе дә шактый киң. Шәкертләрнең күпчелеге Кукмара районынында яшәүчеләр (алар утызлап авылдан килеп укып йөри). Шулай ук Саба, Мамадыш, Балтач, Нократ Аланы районнарыннан да килеп укучылар бар.

Тантаналы чара мөгаллимнәрнең һәм кунакларның нәсыйхәтләре һәм укучыларның рәхмәт сүзләре белән үрелеп барды. Шәкертләрне тәбрикләп, район имам-мөхтәсибе Рәдиф Тимергалиев болай диде:

– Раббыбыз Аллаһ алган гыйлемнәребезне файдалы, бәрәкәтле кылып, дөрес итеп файдаланырга язсын. Динебездә һәрбер гамәл нияткә карап бәяләнә дигән хәдис бар. Шулай ук һәр эшнең ахырына карап бәя бирелә дигән гыйбарәне дә онытырга ярамый. Бүген кулыгызга алган шаһәдәтнамә ул ниндидер юлның азагын түгел, ә тормышыгыздагы яңа чорның башлануын да белдерә.  Дини белем алып мәдрәсә тәмамлаган кеше ул – динебезнең бик тә әһәмиятле, хикмәтле гыйлемгә ия булган бер өлгесе. Шуңа күрә остазларыгызның әдәп-әхлагын үзегездә булдырып, башкалар өчен күркәм үрнәк булырга тырышыгыз. Мөселманнар турында башкалар сезгә карап фикер йөртәчәк.

Тантанада катанашкан мөхтәсиб ярдәмчесе, Туеш мәчете имамы Айрат хәзрәт Шәфигуллин нияттә һәм эш-гамәлләрдә ихлас булырга, җәмгыять  мәнфәгатьләрен шәхси мәнфәгатьләрдән өстен куеп, Аллаһ ризалыгы өчен тырышып яшәргә кирәклеген искәртте.

Чыгарылыш чарасында шулай ук мәдрәсәне тәмамлаган иң өлкән ир кеше (Фазлыев Рафис, 74 яшь, Зур Кукмара) һәм иң өлкән хатын-кыз (Нәҗипова Ясирә, 69 яшь, Кукмара), шулай ук төркем старосталары һәм гаилә белән тәмамлаучылар да билгеләп үтелде.

Үзенең бер хәдисендә Мөхәммәд пәйгамбәр гәләйһиссәләм: “Белем алыгыз бишектән алып ләхеткә кадәр”, – дип  өйрәткән. Чыгарылышта катнашучылар арасында балаларның да, яшьләрнең дә, өлкәннәрнең дә булуы хәдиснең асыл-мәгънәсен чагылдыра кебек. Иман нуры белән яктыртылган гыйлем юлында булучылар бу тормышта адашмаслар, ахирәттә исә Җәннәткә ирешерләр дигән ышаныч туды күңелләрдә. Насыйп булсын...

Ризилә Корбанова

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы