26нчы март көнне Буа мәдрәсәсе бинасына шәһәр һәм авыл имамнары җыелды.
Җыелыш Коръән уку белән башланды. Район имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов чыгыш ясады. Ул имамнарга рәхмәтен белдерде, Рамазан аена нәтиҗәләр ясады. Рөстәм хәстәм хәзрәт Баһаутдинов мәчет каршында курслар буенча сөйләде. Аксакаллар шурасы рәисе Кадим хәзрәт Мөбарәкшин үз эшчәнлеге буенча сөйләде. Җыелыш уңай эш планнары белән узды.









