11 март 2015 ел 11:38
Нурлатта дини экстремизмга каршы чаралар хакында фикерләштеләр

Нурлат районында террорчылыкка һәм дини экстремизмга каршы профилактика уздыруга багышланган сөйләшү үткәрелде. Сөйләшү район башлыгы  Равил Кузюров җитәкчелегендә узды. Чарага имамнар, хокук саклау органнары вәкилләре, авыл җирлеге җитәкчеләре чакырылган иде. Республика һәм Нурлат районы хокук саклау органнарының һәм терорчылыкка каршы шөгыльләнүче оешма вәкилләренең күп сандагы чыгышлары тыңланылды.

Татарстан мөфтие исеменнән катнашучыларны, аның урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов сәламләде. Хәзрәт мәхәлләләрдә социаль эшләрне активрак оештырырга һәм дәгъватләүне көчәйтергә чакырды. Традицион ислам кыйммәтләрен аңлату мөһимлеген ассызыклады.

Шулай ук чарада район имам-мөхтәсибе Айрат хәзрәт Әюпов катнашты һәм районда алып барылган дини эшчәнлек хакында сөйләде.  

Уртаклашырга:

Fatal error: Out of memory (allocated 2097152) (tried to allocate 32768 bytes) in /home/admin/web/dumrt.nirmal.ru/public_html/netcat/require/s_common.inc.php(4980) : eval()'d code on line 1