17 октябрь 2014 ел 15:25
Динара татулык белән җәмгыятьнең рухи-әхлакый ягын кайгыртып була

Мәскәүдә “Дин һәм Дөнья» дип аталган икенче халыкара форум ачылды. Әлеге чарада Татарстан мөфтие исеменнән аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин чыгыш ясады. Хәзрәт республикадагы динара мөнәсәбәтләр, мөселман өммәте һәм православия вәкилләре арасында алып барылган хезмәттәшлек хакында сөйләде. Динара татулык белән җәмгыятьнең рухи-әхлакый ягын кайгыртып булуы хакында әйтте.

Форумда фән эшлеклеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, динара татулыкка җаваплы белгечләр һәм башкалар катнашты. Алар дәүләт, төрле конфенцияләр  һәм  төрле дин вәкилләре арасындагы элемтәләр хакында фикер алыштылар. Ахырдан резолюция кабул ителде. Анда төп пункт буларак динне сәясиләштерүдән качу, сәяси көрәшләргә динне һәм дини идеяләрне җәлеп итүдән тыелу карала.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Уртаклашырга:

Fatal error: Out of memory (allocated 2097152) (tried to allocate 32768 bytes) in /home/admin/web/dumrt.nirmal.ru/public_html/netcat/require/s_common.inc.php(4980) : eval()'d code on line 1