Бөгелмә шәһәренең үзәк мәчете һәм Бөгелмә мөхтәсибәте район мөелманнары арасында аш-су әзерләү осталыклары буенча гаилә конкурсы оештырган иде. Әлеге бәйгенең төп максаты – Рамазан аен пропагандалау, яшь буынны татар ашлары белән таныштыру һәм гаиләне ныгыту, шулай ук катнашучылар арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру. Бәйгедә 8дән алып 80 яшькәчә булган утыздан артык мөселман хатын-кызлары катнашты. Һәр катнашучы да үзе пешергән ризыкны үзәк мәчеткә алып килеп, комиссия әгъзаларына тапшырды. Комиссия карары белән барлык катнашучылар да җиңүче дип табылды. Һәркемгә дә диплом һәм табак-савыт җыелмасы бүләк ителде.