15 майда Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Спас районына, Болгарга эшлекле сәфәр кылды. Рөстәм хәзрәт Болгарда район җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу вакытында 25 майда узачак “Изге Болгар җыены” вакытында кунаклар кабул итү өчен мөфтинең вакытлыча резиденциясе урыны билгеләнде.
Мөфтинең вакытлыча резиденциясен булдыруга бәйле эшләргә җаваплы итеп, Спас районы имам-мөхтәсибе Фәрхәт хәзрәт Минсәгыйров билгеләнде.