15 март 2017 ел 11:47
Алабугада Коръән уку бәйгесе

12 март көнне Алабуга Җәмигъ мәчетендә балалар арасында Коръән уку ярышы узды. Ярышта илледән артык Коръән сөюче ир һәм кыз бала катнашты. Иң яшь катнашучыга 3 яшь иде.

Мөхтәсибәт тарафыннан үз төркемнәрендә җиңү яулаган балаларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Ярышта катнашып Аллаһ Тәгалә сүзләрен укыган һәр бала истәлекле бүләккә ия булды. Җюри әгъзалары әйтеп киткәнчә, елдан-ел Коръән укучы балаларның саны һәм уку осталыклары арта. Бу чыннан да зур сөенеч. 
Уку елы башыннан Алабуга мөхтәсибәте шәһәр мәчетләрендә Коръән уку курсларын оештырып җибәрде һәм Аллаһның рәхмәте белән бүген инде бу эшләрнең нәтиҗәләре күренә. Бу эшләр киләчәктә дә дәвамлы булса иде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Уртаклашырга:

Fatal error: Out of memory (allocated 2097152) (tried to allocate 32768 bytes) in /home/admin/web/dumrt.nirmal.ru/public_html/netcat/require/s_common.inc.php(4980) : eval()'d code on line 1